Табиб булырга теләүче укучы студентларны өстәмә түләүләр белән тәэмин итәргә мөмкиннәр

Табиб булырга укучы студентларны тиз арада өстәмә түләүләр белән тәэмин итәргә кирәк, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, дип яза РИА Новости агентлыгы.

«Президентның табиб булырга укучы студентларга кагылышлы күрсәтмәләренең кыска вакыт эчендә үтәлешен тәэмин итү зарур. Мин биредә медицина училищеларында белем алучы студентлар өчен - аена җиде мең, югары уку йортларында укучылар өчен, ординаторлар һәм аспирантлар өчен ун мең сум күләмендәге өстәмә түләүләрне күздә тотам», - дип белдерде ул Хөкүмәт утырышында.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре