Газетага язылу

Табиб черкиләрнең кемнәрне күбрәк тешләве турында әйтте

Черки беренче кан төркеменә ия булучыларны ешрак тешли. Бу тир белән тән тиресе аша бүленеп чыгучы матдәләргә бәйле.

Шулай да бөҗәкнең кеше канын эчүгә башка сәбәпләр күбрәк этәргеч бирә. Табиб-аллерголог-иммунолог Анна Усачева “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, черкиләр иң элек углекислый газ, тән тиресе исе һәм тән җылысына килә. Шуңа күрә алар балаларны күбрәк үз итә. “Балаларның тән температурасы гадәттә зуррак була, алар ешрак сулый, углекислый газны күбрәк бүлеп чыгара. Моннан тыш тән тиресе дә юкарак. Бөҗәкләрне тир һәм матдәләр алмашы продуктлары исе күбрәк җәлеп итә”, – дип билгеләп үткән Усачева. Черкинең селәгәе биологик актив матдәләре белән тән тиресенә эләгеп, кычыттыра, тирене кызарта, шештерә, Аллергиядән интегүчеләр, шул исәптән балалар, кагыйдә буларак, бөҗәктән күбрәк зыян күрә.

Белгеч сүзләренә караганда, черки тешләүдә төп куркыныч, кычыткан тән тиресен кашу сәбәпле, бактерия эләгү ихтималына бәйле. Табиб черкидән котылу өчен кичке сәгатьләрдә сулы урыннарга бармаска, тән тиресен тулысынча ябу мөмкинлеге биргән ачык төстәге кием-салым кияргә, янәшәдәге сулы савытларның өстен каплап куярга киңәш иткән. Черки тешләүдән кычытуны басу өчен салкын компресс, кычытуга каршы кремнар ярдәм итә, дип өстәгән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре