Газетага язылу

Табиб-диетолог кайбер ризыкларның буыннарга файдасы турындагы мифларны кире какты

Яңа ел якынлашу белән, Россиядә яшәүчеләр еш кына дерелдәвек (холодец) һәм мармелад рецептларын эзлиләр, чөнки бу ризыкларның буыннарны ныгытуына ышаналар. Диетолог Наталья Павлюк «Радио 1»га биргән интервьюсында: аларның махсус «мгаҗизалы тәэсире» юк, бу бары тик аксым һәм аминокислоталар чыганагы булып тора, дип аңлаткан.

Желатин чыннан да кимерчәк тукымасына хас матдәләргә бай, ләкин ашаган ризыклар турыдан-туры «буыннарга» юнәлтелми. Эксперт сүзләренчә, алар рационда аксым җитмәү очракларында гына файдалы булырга мөмкин, ә норманы тулысынча алучылар өчен тәэсире минималь.

«Махсус составы булган аксым бар. Аның файдасы универсаль түгел. Рационда аксым җитмәүче кешеләр өчен бу бик яхшы булыр. Ләкин бу бары тик аксымның бер варианты», – дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре