Табиб һәм провизор һөнәре алу өчен өчен бюджет урыннарына керүчеләргә максатчан укыту турында килешү төзүне йөкләү тәкъдим ителә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме бу.
Проект нигезендә, югары медицина һәм фармацевтика белеме алырга теләүчеләрнең барчасы шундый килешү төзергә тиеш. Булачак табиблар һәм провизорлар төбәк яки конкрет медицина оешмасы акчасы хисабына укып, һөнәр алып чыккач, билгеле бер вакыт эчендә дәүләт оешмасында мәҗбүри эшләячәк, дигән сүз.
Министрлык килешү шартларын бозучылардан укытуга тотылган акча күләмендә бюджетка компенсация һәм компенсациядән ике тапкыр күләмдә штраф түләтүне тәкъдим итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез