Табиб яман шешнең иң «куркынычсыз» 3 төрен атап үткән

Мондый шешләр акрын үсә, гадәттә метастазлар җибәрми һәм дәвага бирешә.

Табиб-онколог Магомед Сөләйманов «Здоровье Mail» хәбәрчесенә яман шешнең нинди төрләренең куркынычы азрак булуы турында сөйләп үткән. Ләкин ракның теләсә кайсы төренә: профилактика, шулай ук дәвалану мәсьәләренә карата бик җитди мөнәсәбәттә булырга кирәк, дип билгеләп үткән ул.

Табиб яман шешнең куркынычсызрак төрләрен санап үткән:
1. Базаль күзәнәкләрдә тән тиресе карциномасы (базальноклеточная карцинома кожи). Базалиоманың төп билгесе – тиредә тән төсендәге, алсу яки коңгырт төстәге төерчек яисә бүрәнкә рәвешендә кечкенә генә җәрәхәт. Вакытында табибка күренмәгән очракта шеш, тукымаларны һәм тән тиресен җимереп, зурая. Тән тиресендә агрессив яман шештән – меланомадан аермалы буларак, метастазлар җибәрми диярлек.
2. Нейроэндокрин рак (нейроэндокринный высокодифференцированный рак). Үпкәдә, уникеилле эчәк, ашказаны һәм башка органнарда очрый. Шеш аерым бер нейроэндокрин күзәнәкләрдән үсеп чыга.
3. Тән тиресендә яссы күзәнәкле рак (плоскоклеточный рак кожи). Эпидермисның нигезен тәшкил итүче күзәнәкләрдән – кератиноцитлардан үсеп чыга. Вакытында ачыклаганда, метастазлар җибәрергә өлгермичә кала һәм операциядән соң (кайвакыт «химия» яки «нурланыш» таләп ителергә мөмкин) чирнең эзе дә калмый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре