Газетага язылу

Табиб: «Яшьлек сере – бәрәңгедә, әмма без аны дөрес ашамыйбыз»

Соңгы тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, “мәңгелек яшьлекнең сере” – резистентлы (таркалмый торган) крахмалда.

Табиб Марк Гадзиян үзенең телеграм-каналында шул хакта язган, дип хәбәр итә “Российская газета”. Белгеч аңлатып үткәнчә, резистентлы крахмал (РК) эчәкләргә  уңай йогынты ясый. Кешенең халәте исә нәкъ менә шушы органның эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле. РК – клетчатка гына түгел, бәлки эчәкләрнең лайласыман тышчасын саклап, организмда ялкынсынуын киметүгә сәләтле  файдалы бактерияләр өчен тулы кыйммәтле “ягулык” та.

Моннан тыш, белгеч сүзләренә караганда, мондый крахмал вакытыннан алда картаюны кисәтүче механизмнарны эшкә җигә. Бу кадәресе эчке органнарны шешләрдән саклауга ярдәм итә. Мәсәлән, тикшеренү кысасында резистентлы крахмал нигезендәге диета, файдалы бактерияләр күләмен арттырып, бөер авыртулы кешеләрдә ялкынсынуны киметкән.

Мондый бактерияләр күләмен арттыру өчен көненә 20-30 грамм резистентлы крахмал таләп ителә. Ике-өч порция пешкән бәрәңге (әмма суынган булуы кирәк) бу, дип аңлатып үткән онкоуролог. Шулай ук, аның әйтүенчә, яшел банан, суынган дөге (пешкән) һәм токмачта да таркалмый торган крахмал күп.  Тик ризыкны нәкъ менә суытып ашау файдалы, дигән табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре