Аның әйтүенчә, иң элек томау төшә. Аллергиядән интегүче шул сәбәпле авыз аша суларга мәҗбүр була. Бу исә төкерекнең тиешледән азрак бүленеп чыгуына китерә. Ә инде төкерекнең җитәрлек булмавы, үз чиратында, теш эмале юкару, тешкә кунык утыру һәм кариес белән яный.
Шул сәбәпле табиб язын аллергиядән интегүчеләргә тешләргә аеруча игътибарлы булырга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, тешне көненә ике тапкыр гына чистарту җитми. Мәсәлән, теш араларын чистарту өчен махсус җептән дә куллану кирәк.
Шулай ук шикәрсез сагыз чәйнәргә мөмкин, чөнки ул төкерек бүленеп чыгуга этәргеч бирә, дигән Шевченко. Әлбәттә инде, теш табибына даими рәвештә күренеп тору сорала, дип йомгак ясаган белгеч.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез