Белгеч билгеләп үткәнчә, инфаркт алдыннан күкрәк читлегендә авырту барлыкка килмәскә дә мөмкин. Аның әйтүенчә, бу билге еш кына өянәккә кадәр дә, шуннан соң да булмый. «Инфаркт алдыннан еш кына корсак куышлыгында авырту барлыкка килә. Укшыта, костыра, эч китә», – дип билгеләп үткән табиб.
Белгеч инфарктның авыртмыйча гына барлыкка килүенең аеруча хәтәр булуын әйткән. Инфарктның мондый төренең мәкерлеге шунда: кеше аның билгеләрен сизми һәм шул сәбәпле табибка вакытында мөрәҗәгать итми, дигән Кривега.
Табиб сүзләренә караганда, инфаркт алдыннан сырхауның күкрәгендә бернинди сәбәпсез кызышу барлыкка килергә һәм ул 5 минут чамасы дәвам итәргә мөмкин. Кызышып авырту сул кулга яки теш казналыгына күчәргә мөмкин. Салкын тир бәреп чыгу, сулыш кысылу, кинәт хәлсезләнү һәм баш әйләнү дә йөрәктәге көйсезлекләрне аңлата.
Белгеч билгеләп үткәнчә, инфаркт куркынычы бигрәк тә 45-50 яшьтән өлкәнрәкләргә, тартучыларга, шикәр чире, гипертониядән интегүчеләргә, холестерины югары дәрәҗәдә булучыларга кагыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез