Дәүләт мәгърифәт университетның медицина факультеты өлкән укытучысы Александр Умнов “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Күпләр кан басымын йә бөтенләй үлчәми, яки дару йотып төшерә дә аның турында оныта.
Әмма кан басымы даими күтәрелә икән, белгечкә күренергә кирәк. Ул иртә һәм кич эчү өчен дарулар билгеләячәк, дип аңлаткан табиб. Умнов шулай ук тәм-томны күп куллануның кан тамырларына эчтән зыян салуын, димәк, тәмле-татлы ризыклар белән артыгын мавыгырга ярамавын кисәткән. Аз хәрәкәтләнүче кешегә исә бу тагын да хәтәррәк тәэсир итә: кан әйләнеше акрыная, матдәләр алмашына зыян килә һәм шикәр чире, симерү, гипертония куркынычы арта.
Тагын бер начар гадәт – дөрес туклану турында уйланмау. Кайберәүләр нәрсә белән туклануына, ризыкның файдалымы-түгелме икәненә игътибар да итмәстән, рәттән барысын да “сөрә”. “Әйтик, бәрәңге боламыгы белән кәтлит, күмәч ашыйлар да, татлы компот белән төгәлләп куялар. Файдалы ярма, яшелчә, яшел тәмләткечләрне бөтенләй кулланмаучылар, ягъни дөрес туклану ягын бөтенләй кайгыртмаучылар да күп”, – дип аңлатып үткән табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез