Колакның шаулавы яки гүләве инсульт билгесе булып тормый. Әмма кайбер очракларда баш миендә кан әйләнешенең кинәт бозылуын аңлатырга мөмкин ул. Невролог Дмитрий Хуторов “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
“Кинәт кенә колак шаулый башласа, шул ук вакытта баш пульс кебек тибеп авыртса, бер колак ишетми башласа, шундук сагаерга кирәк. Моннан тыш кисәк кенә башның бик нык авырта башлавына, күз алдындагы һәммә әйбернең ике булып күренүе, бер күзнең вакытлыча сукыраюы, баш әйләнү, шулай ук йотуның кыенлашуына игътибар итәргә кирәк”, – дип сөйләп үткән табиб.
Белгеч сүзләренә караганда, мондый билгеләр пәйда булган очракта кичекмәстән табибка күренү таләп ителә. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, мондый халәт баш миенә җитди зыян салырга һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин, дип аңлаткан Дмитрий Хуторов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез