Газетага язылу

Табиб йоклар алдыннан күпләрнең үлемгә китерә торган хата ясауларын әйтте

Табиб-эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова Орегон штатының сәламәтлек саклау һәм фән университетында тәкъдим ителгән яңа тикшеренү нәтиҗәләрен шәрехләде.

Бу хакта «Российская газета» яза.

200 меңгә якын кеше катнашындагы эксперимент күрсәткәнчә, кичке уннан соң даими ашаулар бавыр белән проблемалар куркынычын 20-30 процентка арттыра. Бу бавырның актив рәвештә артык май туплавына китерә, кайбер очракларда бу бавыр циррозы белән дә яный, ди тикшеренүчеләр. Алар аңлатуынча, кич белән ашалган ризык кан тамырлары һәм йөрәк белән проблемаларга китерә, икенче типтагы диабет куркынычын арттыра, артык килограммнар өсти, бигрәк тә бил өлеше юанаюга китерә, сиздерми генә абдоминаль симерү башлана.

Сәбәбе – безнең циркад ритмнары булуда: әлеге эчке сәгать тәнебезгә «ризыкны эшкәртмибез, ә хәзер йоклыйбыз» дип әйтә, ди Зөһрә Павлова.

"Әмма бавыр ялы урынына ашыгыч рәвештә актив эш режимына күчәргә туры килә. Йокларга кимендә 2-3 сәгать кала кичке аш ашау яхшырак. Әгәр төнлә бик нык ашыйсы килә икән кайвакыт бер стакан су да җитә", – диде табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре