Газетага язылу

Табиб йөрәкне саклау өчен гади генә өч кагыйдә турында сөйләде

Кардиолог Ольга Дворина «Радио1» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә холестерин, спорт һәм стрессның йөрәккә йогынты ясавы турында сөйләгән.

Белгеч әйтүенчә, холестерин организмга, һичшиксез, кирәк. «Ул күзәнәк мембранасы составына керә. “Бездәге барлык гормоннар – тестостерон һәм прогестерон нәкъ менә холестерин катнашында ясала», – дип билгеләп үткән Дворина.

Ләкин холестерин чамадан тыш күп булып, кан тамырларына утыра башласа, йөрәктә ишемия куркынычы барлыкка килә. Кан тамырларында холестерин төерчекләре пәйда булмасын өчен майлы ризыклардан баш тарту гына түгел, гомумән, ашау-эчүне үзгәртү кирәк. Шуңа да карамастан, табиб әйтүенчә, төерчекләр бик акрын тарала.

«Холестеринны, майлардан бигрәк, углеводлар арттыра. Көненә 400 г яшелчә һәм җиләк-җимеш  ашаган очракта, әлеге бик яхшы үсемлек клетчаткасы холестеринның эчәклектән канга үтүенә юлны яба», – дип сөйләп үткән кардиолог.

Спортка килгәндә, белгеч билгеләп үткәнчә, ул организмга авыр йөк булып төшмәскә тиеш. Көчеңне белештермәслек дәрәҗәдә шөгыльләнү кирәкми, шулай ук көннәр буе диванда аунау да ярамый, дигән кардиолог.
Ул хроник стрессның йөрәк өчен аеруча хәтәр булуын билгеләп үткән.

«Теләр-теләмәс кенә эшкә барып, бөтен дөньясыннан туеп өенә кайтып китүче, гаиләсендә дә җылы сүз ишетмәүче кешенең организмында даими рәвештә картизол бүленеп чыга. Шул сәбәпле кан басымы күтәрелә, кан тамырлары тарая,  тамырлар тышчасына кальций тозлары утыра. Стресс хәтта холестерин төерчекләре булмаган очракта да инфаркт китереп чыгарырга мөмкин», – дип йомгак ясаган сүзенә Ольга Дворина.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре