«Инфекция белән очрашу аеруча куркыныч булган кешеләргә прививка ясатырга киңәш итәләр. Бу төркемгә хроник авырулары булган кешеләр, мәсәлән, үпкә авырулары, йөрәк-кан тамырлары патологияләре, шикәр чире, симерү, шулай ук иммунодефицит халәте булган пациентлар керә. Алар өчен инфекцияләр еш кына авыр уза һәм җитди катлауланулар белән яный», - дигән Косенкова.
Табиб сүзләренчә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә вакцина ясатырга кирәк, чөнки кеше олыгайган саен организмның чиргә каршу тору үзлеге кими, шуңа күрә чирнең авыр узу куркынычы сизелерлек арта. Шулай ук йөкле хатын-кызларга һәм балаларга: бу төркемнәр илкүләм профилактик прививкалар календаре һәм белгечләр киңәшләре нигезендә инфекцияләрдән саклануга аерым игътибар таләп итә.
«Көн саен кешеләр агымы белән элемтәдә торучы медицина хезмәткәрләренә, укытучыларга, тәрбиячеләргә, сәүдә, транспорт һәм социаль өлкә хезмәткәрләренә шулай ук вакцинацияләнергә кирәк», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез