Белгеч аңлатып үткәнчә, мастер ясалма керфекне, җилемнән, патч һәм косметика коралларыннан файдаланып, күз өслегеннән нибары берничә миллиметр ераклыкта ясый. Табиб сүзләренә караганда, керфек ясатуда иң хәтәре – җилем белән яки ясалма керфекне салдыру өчен билгеләнгән сыекча белән, яисә ясалма керфекнең дөрес ябыштырылмавы сәбәпле күзнең мөгезсыман катлавына зыян салу куркынычы.
Шул сәбәпле күз шешәргә, яки кызарып чыгарга һәм шуңа инфекция – мәсәлән, кератит микробы өстәлергә мөмкин. Ә ул мөгезсыман катлауны җәрәхәтли. Аны дәвалаганда, һәрвакыт җөй кала. Җөй исә күзләрне бик нык “утыртырга” мөмкин, дип ясап әйткән Шамарова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез