Газетага язылу

Табиб көчле иммунитетның кайсы вирусны үзе җиңә алуын әйтте

«Соңгы вакытта тәнемдә папилломалар артты, мазьлар ярдәмендә генә аннан тулысынча котылып буламы?» – дип сораган Казаннан укучыбыз Сания Вафина.

Табиб көчле иммунитетның кайсы вирусны үзе җиңә алуын әйтте

Сорауга гинеколог Булат Нуриев җавап бирде:

– Даруханәләрдә сатылган ниндидер махсус дарулар ярдәмендә генә ВПЧ (вирус папилломы человека) вирусыннан котылып булмый. Әлегә аннан тулысынча коткара торган бер генә дару да юк. Ә менә көчле иммунитет бу вирусны өч ел дигәндә үзе җиңә ала. Папилломаларны яндырырга була.

ВПЧ анализын тапшырырга мөмкин. Әгәр анализ аналык җиңсәсендәге күзәнәкләрдә үзгәрешләр барлыгын күрсәтсә, тиз арада чарасын күреп, аны яман шешкә кадәр җиткермичә калып була. Шул башлангыч чорны күреп калу бик мөһим. Шуңа күрә елга бер тапкыр онкоцитологиягә мазок тапшыру хәерле.

ВПЧга каршы вакцина ясату да файдалы. Вирустан саклый торган иң нәтиҗәле ысул бу. Ул әлеге вирусның яман шеш китереп чыгару ихтималы зур булган төрләреннән генә саклый. Барлык төрләреннән үк саклап бетерә алмый. Аны 11–14 яшьтә ясатсаң хәерле. Җенси тормыш белән яши башлаганнан соң әлеге төр вакцинаны ясатудан мәгънә юк.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре