Хирург Александр Умнов “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. “Бер утырганда күп итеп кабыгы-ние белән ашаган очракта, ашказаны һәм эчәкләрнең лайласыман тышчасын ялкынсындырырга мөмкин. Ә инде бу гадәткә үк әйләнеп китсә, гастритны яисә эчәкләрнең бик нык ялкынсынуын көт тә тор!” – дип билгеләп үткән белгеч. Моннан тыш көнбагыш кабыгында тузан, пычрак кисәкчекләре, үсемлекне эшкәртүгә бәйле химик препаратларның эзләре калырга мөмкин.
Аларның организмга эләгүе эчәкләрдә бик зур көйсезлекләр килеп чыгу яки бактерияләр үтеп керү куркынычын арттыра. Ашказаны-эчәк авыруларыннан интегүчеләр өчен аеруча хәтәр бу. Умнов көнбагышны чистартып ашарга, әмма бераз гына кабыгын йотып җибәргән очракта куркуга сабышмаска киңәш иткән. Табиб шулай ук кабыгы белән ашауның сукыр эчәкнең ялкынсынуына китерүе турында киң таралган фикерне дә кире каккан.
“Аппендицитның килеп чыгу сәбәпләре – башкача. Мәсәлән, кальцийга әйләнгән масса туплануга (аппендиколит), шеш, паразитлар яки лимфа тукымасы җәелеп үсүгә бәйле булырга мөмкин”, – дип аңлатып үткән хирург.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез