Газетага язылу

Табиб көннең кайсы вакытында каһвә эчүнең сәламәтлеккә зыян салуын аңлаткан

Гастроэнтеролог Ольга Чистик әйтүенчә, организмда каһвә 8-10 сәгатькә кадәр саклана. Төнлә йокысызлыктан интекмәс өчен эчемлекне йокларга ятарга 14-15 сәгать кала эчәргә кирәк. Бу хакта “Российская газета” яза.

Даими кулланганда, кәһвәгә ияләшү барлыкка килә. Шул ук вакытта эчемлекнең организмга күтәренкелек бирү көче кими, ә иртәнге сәгатьләрдә аңа бәйлелек көчәя. Белгеч шул сәбәпле 1-2 көнгә каһвәдән ял итеп торырга тәкъдим иткән. Аның нәтиҗәсен торгызуга ярдәм итәчәк бу, дигән табиб.

Ә инде кичен дә бер чынаяк каһвә эчми кала алмаучыларга, Чистик кофеинсыз эчемлекләр сайларга киңәш иткән. Мондый эчемлекләр шулай ук  йокысызлыктан интегүчеләргә, борчылу хисеннән арына алмаучыларга да әйбәт булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре