«Медси» клиникалар челтәре медицина директорының лаборатор диагностика буенча урынбасары Ольга Калачева коронавирусны ачыклау өчен тестның ОТ-ПЦР методын «алтын стандарт» дип атады.
Коронавирусны ачыклауның молекуляр методларына ПЦР һәм LAMP-тест керә. Төп метод булып ОТ-ПЦР санала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы COVID-19 ачыклау өчен ОТ-ПЦР нигезендәге тестларны «алтын стандарт» дип бәяли. Бу хакта РИА Новости яза.
ОТ-ПЦР технологиясе зур лабораторияләр өчен кулай, ул тәҗрибәле персонал булуны таләп итә, дип белдерә табиб. ОТ-ПЦР тикшеренүне 45 минутта башкарырга мөмкинлек бирә торган картридж форматындагы тест-системалар да бар. Тик алар кыйммәт тора һәм аларның җитештерүчәнлеге аз.
Тест-системаның төгәллеге 99 процент белән бәяләнә. Ялган нәтиҗә күп очракта тикшеренү технологиясен төгәл үтәмәү һәм анализны дөрес итеп алмауга бәйле, дип нәтиҗә ясады Калачева.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез