Мәскәүдә һәм Россиянең башка шәһәрләрендә таралган «Омикрон»ның яңа төре - «Стратус» үзенең симптомнары белән ОРВИга яки сезонлы аллергиягә охшаш булырга мөмкин. Бу хакта Мәскәү өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар аллерголог-иммунологы Андрей Продеус сүзләренә сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
«Борын тыгылу, хәлсезлек, томау, тамак төбе кычыту, күзләрнең кызаруы вирус инфекциясенә дә, респиратор аллергиягә дә карый. Бу еш кына яз көне, каен чәчәк атканда һәм җәйнең икенче яртысында, үләннәр чәчәк атканда була. Аллергия һәм ОРВИ җиңел узганда температура күтәрелми яки ул бик түбән була. «Омикрон»ның яңа төрчәсе - «Стратус»ның җитди симптомнары күзәтелмәде, шуңа күрә бернинди махсус чаралар да күрергә кирәкми», - дигән ул «Известия»гә.
Моннан тыш, коронавирус инфекциясе һәм сезонлы аллергия симптомнары бер-берсенә кушылып китәргә мөмкин, дигән басмага Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.И.Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетының Россия дәүләт фәнни-клиник үзәге Картаюны өйрәнү институты фәнни хезмәткәре Михаил Болков.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, Россиядә «Стратус»ны йоктыруның 114 очрагы теркәлгән. Аларның күпчелеге Мәскәүгә (54 процент) туры килә, шулай ук Санкт-Петербург, Алтай крае, Мәскәү, Вологда, Магадан, Калининград, Смоленск, Новосибирск, Чиләбе, Свердловск һәм Иркутск өлкәләре, Ямал-Ненец административ округы, Алтай Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы кебек төбәкләрдә дә авыручылар булган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез