Газетага язылу

Табиб көзгә иммунитетны ныгыту өчен нинди ризыкка өстенлек бирергә кирәклеген аңлатты

Баланың менюсына тәрәч балыгы кертергә кирәк. Сабый чактан ук рөхсәт ителә торган аксымлы ризыкларның берсе бу. Табиб-педиатр Юлия Андреева “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.=

Балык, һичшиксез, иммунитетны ныгыта, дигән белгеч.

Табиб әйтүенчә, сентябрьгә кадәр файдалы элементлары организмның саклагыч системасына тулысынча сеңсен өчен инде хәзер – июль аенда ук тәрәчне куллана башларга кирәк.

Белгеч сүзләренә караганда, бу балыкта селенонеин, таурин һәм А витамины бар. Нәкъ менә шулар ОРВИ һәм грипп куркынычын киметергә мөмкин.

Тәрәчтән әзерләнгән ризыкны атнасына ике-өч тапкыр кулланыгыз, дип киңәш иткән табиб.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре