Газетага язылу

Табиб кыярның рак китереп чыгаруы турындагы хәбәрләргә ачыклык кертте

Бернинди шик тудырмый торган гап-гади продуктларны да интернет челтәрендә кайвакыт ничек кенә яманламыйлар. Шуларның берсе – кыяр. “Диван экспертлары” әйтүенчә, бу яшелчә яман шешкә китерергә мөмкин. Эндокринолог Екатерина Янг үзенең телеграм-каналында мондый фикерләргә карата нинди мөнәсәбәттә булырга икәнен аңлаткан, дип яза “Российская Газета”.

Табиб билгеләп үткәнчә, үзләрендә рак табылучылар кайчан да булса кыяр ашамыйча калмагандыр анысы. Ләкин  чирнең шуннан килеп чыгуын аңлатамы соң бу?! Интернет-“дәвалаучыларның” мантыйгы нәкъ менә шундый тозсыз дәлилләргә корыла, дигән ул.


“Интернетта моның ише роликларның бик күп булуы, бигрәк тә мәгълүматның бирелеше  зур борчу тудыра”, – дип язган белгеч.

Ул шулай ук мондый хәбәрләрнең кешеләрдә бөтен нәрсәгә карата курку уятуын, шул сәбәпле күпләрнең, ниндидер чир табылудан шикләнеп, табибларга вакытында күренмәвен искәртеп үткән.

Игътибарлы булыгыз һәм интернетта “дәвалаучыларга” түгел, бәлки үзегезнең табибыгызга ышаныгыз, дип киңәш иткән белгеч.

“Сүз уңаеннан, кыярны “гаепләүне” кайвакыт Кытай белгечләренең тикшеренү нәтиҗәләре (алар пестицидларның продуктны юып кына бетмәвен, бавырда яман шешнең шуларга бәйле булу ихималын ачыклаган) белән бәйләп аңлаталар. Ләкин Кытай галимнәренең юылган яшелчәдә тапкан пестицид күләменең сәламәтлеккә зыян китерерлек дәрәҗәдә булмавы билгеләнде”, – дип йомгак ясаган сүзенә табиб.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре