Экскурсияләргә, күңел ачу, су коену-кызыну – барысына да өлгерергә маташу йокысызлыкка һәм хәлдән таюга китерергә мөмкин.
Чираттагы ялда мондый хәлгә юлыкмыйча, сәфәрдән чын мәгънәсендә ял итеп кайту өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Медицина фәннәре кандидаты Галина Энгельгардт “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Беренче кагыйдә: организмга ияләшергә вакыт бирергә. Бик яхшы ял итеп, көч-хәл җыеп кайтырга ниятләгән очракта климаты безнекенә капма-каршы булган илләргә бер атнага барудан файда юк.
Климатка җайлашу вакыты уртача 2-3 көн, хәтта 5 көнгә кадәр дәвам итә. Мондый илдә ял итү вакыты 16-18 көннән ким булмаганда гына организмга хәл кертергә мөмкин, дип аңлаткан табиб. Ә инде чираттагы ял бер атнадан да кыскарак булса, климатка җайлашуда өзеклек барлыкка килеп, баш авыртуга, ярсучанлык һәм ашкайнату органнарында төзексезлекләргә китерергә мөмкин. “Нерв, терәк-хәрәкәт системасы, ашказаны-эчәклекләр эшчәнлеген (эшләгәндә, аеруча утырып эшләүчеләрдә иң элек шул органнарга зыян килә) 7 көн эчендә генә торгызып булмый, – дип дәвам иткән сүзен белгеч. – Тропик илдә яки үз илебезнең тропик төбәгендә генә түгел, бәлки үзебезнең урта полосада ял иткән очракта да яңа шартларда 2-3 көн дәвамында ияләшергә кирәк. Ә инде климатның, сәгать поясларының кинәт алышынуы, башка төрле туклануга күчү, 2дән 5 көнгә кадәр җайлашуны таләп итә. Иң яхшысы – 21-24 көн ял итү”, – дип билгеләп үткән табиб.
Икенче кагыйдә: барлык экскурсияләргә һәм күңел ачуларга кызыкмаска. Һаман саен тегендә-монда йөгерү, яңадан-яңа хис-тәэсирләр әсирлегендә калу, йокыга зыян салып, тулы кыйммәтле ял итү мөмкинлеге бирмәячәк. Өченче кагыйдә: экзотик ризыкларга карата сак булырга. Җирле су һәм гадәти булмаган ризык та билгеле бер җайлашу чоры таләп итә. Яңа сыйларны акрынлап кына рационга кертергә: аллергиядән, ашкайнату органнарындагы көйсезлекләрдән саклану өчен шулай кирәк, дип аңлаткан белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез