Газетага язылу

Табиб ни өчен ОРВИны аяк өстендә уздырып җибәрүнең хәтәр булуын аңлатты

ОРВИ йоктырганда тән температурасының күтәрелмәве, гадәттәгечә яшәүне дәвам итәргә мөмкин, дигәнне аңлатмый.

Иммунитет әлегә бирешми, ләкин аңа ярдәм кирәк, дигән сүз бу. Табиб-инфекционист Андрей Поздняков “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Сулыш юллары инфекцияләренең күпчелеге башлыча температурасыз гына уза. Организм вирус белән таныш икән, иммунитет, бирешмичә, үз эшен башкаруын дәвам итә. Ләкин аның мөмкинлекләре чиксез түгел: эшләүне, йөрүне дәвам иткәндә, туйганчы йокламаганда, борчылганда, чир озакка сузылып, өзеклекләр барлыкка килү куркынычы бар, дип билгеләп үткән табиб. Авыру йоктыручылар иң элек тамак авыртуга, хәлсезлеккә, чирнең озакка сузылуына зарлана. Гадәттә короновирус, риновирус һәм бокавирус йоктырганда шулай була. Ютәл дә өстәлсә,  микоплазмалы яки хламидияле инфекция булырга мөмкин. Мондый очракта коры ютәл берничә атнага сузыла. Вируслы чирләр вакытында антибиотиклар булышмый. Чирнең беренче билгеләре пәйда булганда нишләргә? Поздняков аларны күрмәмешкә-белмәмешкә салышмаска, бәлки бөтен мәшәкатьләрне читкә куеп дәваланырга (чир тән температурасы күтәрелмәсә дә, йогучан),  ә инде сулыш алу авырлашканда яки күкрәк чилегендә авырту барлыкка килгәндә, шундук табибка күренергә киңәш иткән.

“Шулай ук үзбелдеклеләнеп дәваланмаска кирәк. Антибиотикларны фәкать табиб кына билгеләргә тиеш”, – дигән белгеч.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре