Мондый гадәтләр, шул исәптән, ашказанында авыртуларга да китерергә мөмкин, дип белдергән гастроэнтеролог Екатерина Кащух “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә. Аның әйтүенчә, вакытында ашамау сәбәпле ашказаны кислотасы органның тышчасына тискәре тәэсир ясый.
Шул сәбәпле гастрит килеп чыга. Компьютерда эшләгәндә ашауның зыяны шунда: баш мие тамак туюны абайламыйча кала, шул сәбәпле кеше кирәгеннән күбрәк ашый. Ә инде бер урында селкенмичә озак утыру ашказанында ризыкның токарлануына, эч күбү, кикерү, кайвакыт укшытуга китерә, дип аңлатып үткән табиб.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез