Табиб: "С гепатитын маникюр ясатканда да йоктырырга мөмкин"

Сырхаулар еш кына авыруның үзендә ничек килеп чыгуын аңламый.

Узган елда Татарстанда 11 меңнән артыграк кеше С гепатиты белән учетта торган. Хәзер бу авырудан котылырга мөмкин. Иң мөһиме – вакытында дәвалана башлау. Чирне стерильләштерү шартларын үтәмәгән маникюр яки косметология салонында да ияртү куркынычы бар. “Татарстанда вируслы С гепатитын йоктыруга һәм чирнең таралуына каршы көрәш буенча чаралар турында” матбугат конференциясендә сүз шул хакта барган.

“Тән тиресе киселеп, кан чыкканда чир йоктырырга мөмкин. Хәзер барысы да маникюр, педикюр ясата. Шуңа күрә чисталык кагыйдәләре төгәл үтәлгән урыннарны сайлау мөһим. Өйдә яки инструментлар стерильләштерелми торган башка урыннарда мондый хезмәтләрдән файдаланырга ярамый. Медицина инструментлары, татуаж ясау, тырнакларны матурлау, пирсинг ясау “кораллары” аша чир йоктырырга мөмкин. Мастердан: “Сез эш коралларыгызны стерильләштерәсезме?” – дип сорарга кыенсынмагыз. Кешедә бу авыруның каян килүен еш кына аңлап булмый чөнки. Һава аша күчми ул. Шулай ук шәхси гигиена әйберләренең индивидуаль булырга тиешлеген онытмаска, очраклы җенси элемтәләрдән сак булырга кирәк. Һәр ел саен В һәм С гепатитына маркерлар тапшыру мөһим. Ә инде вируслы кешеләргә ел саен медицина тикшерүе узу таләп ителә”, – дип сөйләп үткән инфекционист, профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табибының медицина буенча урынбасары Юлия Созинова.

Табиб әйтүенчә, чир көчәйгән чорда да С гепатитының билгеләре сизелми диярлек. Ә менә А гепатитын йоктырганда бавыр авырта, күзләргә сары төшә. Хроник гепатит булган очракта, сырхаулар хәлсезлектән зарлана. Шуңа күрә мондый кешене ялкау дип кенә уйларга мөмкин, ә ул авыру булып чыга, дип сөйләп үткән белгеч.

Аның әйтүенчә, сырхауларның 98 проценты чирдән тулысынча котыла. Сырхау 2-3 ай дәвамында һәр көн саен дару эчә, шуннан соң 3 айдан кабат анализлар тапшыра. Вирус табылмаса, учеттан алына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре