Көзге чорда салкын тиюләрнең адым саен сагалап торуы сәбәпле, моңа әзер булып тору кирәк. Белгеч, аерым алганда, иммунитетны йомшартуга китерердәй ниндидер җитди хроник авыруларның бармы-юкмы икәнен ачыклау мөһим, дигән.
Моннан тыш табиб хәзерге вакытта гриппка каршы вакцинация уздырылуын искә төшергән.
Белгеч ОРВИ сезонында иммунитетны ныгыту өчен табигый витаминнар – яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк куллану зарурилыгын да искәрткән.
“Контраст душ – нерв һәм иммун системаларын чыныктыру дигән сүз. Урамда эшләү дә иммунитетны ныгытуның бер ысулы булып тора”, – дигән табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез