Шул ук вакытта аллергияне салкын тидерүгә сылтап калдырырга да мөмкин, дип кисәткән ул. Табиб әйтүенчә, язын – агач һәм үлән серкәләре, көз көне – күгәрек гөмбәчекләре, соңарып чәчәк атучы үсемлекләр, тузан талпаны аллергиянең төп сәбәбенә әйләнә.
Лутковская сүзләренә караганда, борынның ике ягы да озак кына томаланып торса, рәттән 10-20 тапкыр төчкертсә, бу халәтнең аллергиягә бәйле булу ихтималы гаять зур. Боларга тагын борыннан агу, күз яшьләнү, тамак авырту, коры ютәл, тән кычыту өстәлергә мөмкин. Ә инде инфекция йоктырган очракта, табиб әйтүенчә, тәм температурасы күтәрелә, мускулларда авырту барлыкка килә, борыннан аккан бүлентекләр 3-5 нче көндә куерып, төсен үзгәртә, какырыклы йөткерү барлыкка килә, сирәк кенә йөткертә.
“Салкын тию, өзлегүләр барлыкка килмәнгән очракта, 7-10 көн эчендә уза”, – дип басым ясап әйткән медик. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, бары тик табиб кына аллергияме, әллә вирусмы икәнен билгели ала. Шуңа күрә, озакка сузмыйча, табибка күренергә кирәк. Дәвалануны соңарып кына башлау өзеклекләргә китерергә мөмкин, дип кисәткән аллерголог-иммунолог.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез