Аның әйтүенчә, чирнең бу төре балачакта туйганчы ашамаудан килә һәм башлыча Африканың фәкыйрь дәүләтләрендә һәм Азиянең кайбер төбәкләрендә очрый.
«Биредә эш ашказаны асты бизенә бәйле. Анда инсулин эшләп чыгаруга җаваплы бета-күзәнәкләр үсми. Сәбәбе – аксым җитмәү», – дип аңлатып үткән Мисникова.
Белгеч билгеләп үткәнчә, әлеге чир элегрәк Бөтендөнья сәламәтлек саклау классификациясенә кергән, әмма соңрак төшереп калдырылган. Хәзер аны янә кире кайтару турында уйлыйлар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез