Газетага язылу

Табиб симерүгә каршы көрәшүнең сәер, әмма нәтиҗәле ысулын аңлатып үткән

Артык авырлыкка, целлюлитка каршы үзеңне таяк белән җиңелчә генә “кыйнап” көрәшергә мөмкин.

Мондый ысул инде безнең борынгы бабаларыбызга ук мәгълүм булган ди. Табиб-реабилитолог, медицина фәннәре кандидаты Мария Коновалова aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә үзеңне ничек дөрес “кыйнарга” икәнен аңлаткан.

Белгеч иң элек үз-үзеңне шулай “тәртипкә салуның” кайберәүләргә рөхсәт ителмәвен билгеләп үткән. Мәсәлән, психик авырудан, яман шеш, тромбофлебит, уртача һәм авыр дәрәҗәдәге хроник авырулардан интегүчеләргә, операциядән соңгы соң, веналары киңәйгән, тән тиресендә эренле авырулары булган кешеләргә әлеге ысул ярамый. Моның өчен кыскарак кына шома таяк булса, шул җитә.  “Кытай медицинасында таяк белән үзеңә суккалау тирән мәгънәгә ия. Агач – язын үсә башлый торган табигый элемент. Аның тамырларын тукландыру өчен язгы су кирәк.

Агач таяк белән “кыйнау”, кышкы сүлпәнлектән соң тәнне уятып, андагы сыекчаларның хәрәкәтен көчәйтә, – дип сөйләп үткән белгеч. Табиб әйтүенчә, агачны тәнгә тидерү бавыр һәм үт куыгы эшчәнлеген көчәйтә. Тәнгә, авырттырмыйча гына, мөстәкыйль рәвештә суккаларга кирәк.  Башка, кул яки аякларга, арт санга, җилкә, тәннең алгы өлешенә генә суккаларга мөмкин. Ә инде баш түбәсеннән алып, аякларга кадәр бөтен тәнне шулай таяк белән “йөреп” чыгу  тулы кыйммәтле савыктыру сеансына әйләнә.

“Үз-үзеңә көн сан шулай җиңелчә генә суккалау файдалы. Шуннан соң бөтен тәнгә җылылык һәм җиңеллек тарала. Ә бу целлюлитны киметүгә генә түгел, ябыгуга да ярдәм итә “ , – дип  йомгак ясаган реабилитолог.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре