Статистика мәгълүматларына караганда, күкрәк рагы – хатын-кызлар арасында иң киң таралган яман шеш авыруы. Онколог Эмма Аревшатян “Российская газета” хәбәрчесенә әлеге чирне мөстәкыйль рәвештә ничек ачыкларга мөмкин булуы турында сөйләп үткән.
Сөт бизләрендә яман шеш авыруы гадәттә 50-60 яшьлек хатын-кызларда еш очрый. Әмма үз-үзеңне даими тикшереп торуны инде 35 яшьтән үк башларга кирәк, дигән онколог. Чирнең беренче билгеләрен мөстәкыйль ачыкларга мөмкин. Ананн инде кичекмәстән медикларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыруны никадәр алданрак ачыкласаң, савыгуга өмет-ышаныч шуның кадәр зуррак була.
Онколог-маммолог әйтүенчә, чир иртәнге стадиядә ачыкланса, савыгу мөмкинлеге 90 проценттан артып китә. “Заманча дәвалау ысуллары, хатын-кызларның тормыш сыйфатын һәм матурлыгын саклап, операцияне максималь дәрәҗәдә сак ясау мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үткән доктор.
Йөклелекне өзгән хатын-кызларга, шулай ук тәмәке, хәмер белән мавыгучыларга бу чир аеруча нык яный. Моннан тыш ул нәселдән дә килә.
“Сөт бизләрен һәр ай саен тикшереп торырга кирәк, – дип билгеләп үткән Эмма Аревшатян. Көзге алдында басып, бармаклар белән капшап тикшерәсе. Бер күкрәкнең икенчесеннән зуррак булуы, формасы үзгәрүе яки тән тиресенең әкренләп кенә лимон кабыгы кебек җыерчыклануы сагайтырга тиеш. Табиб шулай ук күкрәк яки култык астындагы төерчекләргә, күкрәктәге тән тиресенең эчкә батып торуына, күкрәкнең зурлыгы, формасы яки тыгызлыгы үзгәрүгә, имчәк башыннан канлы яки башка төрле сыекча килүгә, имчәк башы тирәли бетчә чыгуга, имчәк башының формасы үзгәрү яки эчкә батып торуга, сөт бизендә яки имчәктә авырту барлыкка килүгә, күкрәкнең шешенкелегенә игътибар бирергә киңәш иткән.
“Мондый билгеләр күренүгә, шундук табибка күренергә кирәк: кайбер шешләр бик агрессив була”, – дип кисәткән онколог.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез