Табиб суыкта баш киемсез йөрүнең нинди куркыныч белән янавын аңлаткан

Баш киемсез йөрү салкын тиюнең бердәнбер сәбәбе була алмый.

ОРВИ һәм ОРЗ авыруларын салкын һава түгел, ә вируслар һәм бактерияләр китереп чыгара. Әмма суык чирләп китү куркынычын арттыра. Табиб-аллерголог һәм иммунолог Владимир Болибок “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, баш туңу борын һәм йоткылыкның лайласыман тышчасындагы кан тамырлары кысылуга китерә. Бу хәл аларның иммунитетын киметә. Нәтиҗәдә вирус һәм бактерияләрнең организмга үтеп керү куркынычы арта.

Табиб сүзләренә караганда, һава температурасы -5...-10 градус булганда баш киеменнән йөрү киңәш ителә, ә инде температура -10 градустан түбән төшкәндә – таләп үк ителә, чөнки бу очракта колакларны өшетү куркынычы барлыкка килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре