Үпкә рагы күбрәк тәмәке тартучыларда пәйда була. Шул ук вакытта табибка алар авыру азынгач кына күренә. Республика онкология диспансеры табибы Булат Җиһаншин шул хакта сөйләп үткән.
“Хәзерге вакытта республикада үпкәдә яман шештән интегүчеләрнең саны – 1,5 меңнән артыграк. Кызганычка, аларның 35 процентында гына ракның беренче һәм икенче стадиясе ачыкланган. Калганнарының чире – өченче һәм дүртенче стадиядә”, – дип аңлатып үткән табиб.
Яман шеш азынгач, аны дәвалау нык катлаулана. Беренче яки икенче стадиясендә табибка күренгән очракта чирдән котылу җиңелрәк. Булат Җиһаншин әйтүенчә, кинәт ябыгу, күкрәктә авырту барлыкка килү, кан косу кебек билгеләр авыруның инде тирәнгә китүен аңлата. Ә моңа кадәр яман шеш үзен берничек тә сиздерим. Шуңа күрә даими рәвештә диспансеризация һәм флюорография узу мөһим. Авыруны бары тик шулай гына иртәнге стадияләрендә ачыклап була.
Онколог билгеләп үткәнчә, Россия һәм дөньякүләм статистикасы мәгълүматларына караганда, үпкәдә яман шешнең төп сәбәбе – тәмәке тарту.
Мондый диагноз эшче һөнәрләренә ия булган ир-атларга күбрәк куела. Әмма, табиб әйтүенчә, соңгы елларда тәмәкене үз иткән 30-40 яшькә кадәргеләр дә еш авырый.
“Гадәти тәмәке, шулай ук вейп тартканда, кеше организмына зур күләмдә зарарлы матдәләр эләгә. Яман шешне нәкъ менә шулар китереп чыгара да инде”, – дип аңлаткан табиб.
Булат Җиһаншин сүзләренә караганда, тарту, үпкә рагыннан тыш, онкология авыруының 16 төрен китереп чыгарырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез