Газетага язылу

Табиб Татарстанда яшәүчеләргә инсультның төп билгеләрен искә төшерде

Табиб Татарстанда яшәүчеләргә инсультның төп билгеләрен искә төшерде Инсульт вакытында тромб, кан тамырын томалавы сәбәпле, баш миендә нерв күзәнәкләре үлә башлый. Һәр минут саен 2 миллионга якын нерв күзәнәге үлә. Ә бу бик аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-ангионеврологы Марат Сәйхунов инсультны нинди билгеләре буенча танырга мөмкин булуы турында хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

“Йөрәк һәм баш мие – үзара бәйле органнар. Йөрәк сәламәт булса, баш мие дә үзен иминлектә хис итә. Инсультларның 20 проценты чамасы йөрәк авырулары белән турыдан-туры бәйле. Биредә сүз кардиоэмболик инсульт турында бара.  Бу очракта йөрәк куышлыгында тромблар хасил булып, кан агымы белән баш мие тамырларына килеп эләгә һәм аларны томалый”, – дип аңлаткан Сәйхунов.

Инсультның иң еш очрый торган билгеләре – аяк-кулларда хәлсезлек барлыкка килү (кагыйдә буларак, бер яктан), авыз ачып сүз әйтүнең бик нык кыенлашуы, бит кыйшаю, тәннең сизми башлавы. Бу билгеләрнең берсе генә пәйда булган очракта да кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре