Газетага язылу

Табиб томанның сәламәтлеккә нинди зыян салуын аңлатты

Һаваның бик дымлы булуы ОРВИ һәм аллергия куркынычын арттыра.

Һаваның бик дымлы булуы һәм томан сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый. Пирогов университетының Клиник медицина институты белгече Ульяна Махова “MK.RU” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Һаваның бик дымлы һәм салкын булуы суык тидерү, ОРВИ, хроник авырулар (сулыш органнары, үпкә, буын, йөрәк-кан тамырлары авырулары) һәм аллергия көчәю куркынычын арттыра. Дымлылык гөмбәчекләр үрчүгә китерә, бу исә балалар һәм өлкәннәрнең сулыш системасы өчен аеруча зур хәтәр белән яный, дип билгеләп үткән табиб.

Шул ук вакытта томанда начар күренгәнлектән, юлларда аварияләр куркынычы арта. Моннан тыш шәһәрдә томан зарарлы катнашмалардан тора, алар исә үпкәгә эләгә. Шул ук вакытта болытлы, дымлы һава, психикага начар тәэсир итеп. депрессиягә китерергә һәм иммунитетны какшатырга мөмкин, дигән белгеч. 

Табиб мондый һавада түбәндәге киңәшләрне тотарга тәкъдим иткән:
- дымлы һавада урамда йөрүне чикләргә;
- битлек киеп йөрергә;
- җылырак киенергә;
- тиешенчә тукланырга;
- физкультура белән шөгыльләнергә;
-кәефне күтәрү өчен ачыграк төстәге кием кияргә;
- аеруча кышкы чорда D витаминын эчәргә (башта анализ бирергә кирәк);
- даими рәвештә медицина тикшеренүләре узарга.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре