Табиб-травматолог: Балаларда да остеопорозы була

15 яшьлек улым бер елда ике тапкыр кулын сындырды. Табиб, остеопороз, дип кисәтте. Ул өлкәннәрдә генә була түгелме соң?

Әлфия Харисова. Казан

Сорауга табиб-травматолог Олег Брагин җавап бирә:

– Сөякләрнең ныклыгы турында яшьтән кайгыртырга кирәк. Балалар һәм яшүсмерләр остеопорозы да була. Кешенең сөяк системасы 30 яшькә кадәр формалаша. Активлык җитмәгәндә, ашказаны-эчәк тракты авырулары, дөрес тукланмау, тәмәке тарту хәлне тагын да катлауландыра ала. Баланың туклануына игътибарны арттырырга кирәк. Рацион фосфор һәм кальцийга бай булырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

халык авазы остеопороз

Көн хәбәре