Газетага язылу

Табиб тромбоз билгеләре турында сөйләде

Тромбоз үзен төрлечә “күрсәтә” алса да, аның киң таралган билгеләрен атап үтәргә мөмкин.

Гематолог Родион Тарнавский “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Табиб әйтүенчә, тирәндә яткан веналар тромбозы вакытында бер аяк (яки сирәк очракларда кул) шешә, “тулышып” авырта, тән тиресенең төсе яки температурасы үзгәрә. Тарнавский, иң хәтәре – үпкә артериясендә тромбоэмболия (тромбның артерияне томалавы), дип билгеләп үткән. Бу очракта кинәт тын кысылу, күкрәктә авырту барлыкка килә, йөрәк тибеше ешая, кеше хәлсезләнә, кайвакыт хәтта аңын җуя. “Мондый билгеләр пәйда булуга, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дип кисәткән гематолог.

Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, “көнкүрештәге” билгеләр буенча – анализ алганда канның төсе, еш баш авырту яки тиз талчыгу буенча гына тромбозны ачыклап булмый. Бары тик табиб кына сырхауда тромб куркынычын билгели ала, дип басым ясап әйткән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре