Табиб сүзләренчә, кешегә аксым җитмәсә һәм кортизолы югары булса, аның еш кына баллы әйберләр ашыйсы килә. Әмма аксымлы ризык урынына десертлар ашамавың хәерле. «Туңдырма ашаганда, организм тән һәм гормоннар өчен мөһим «төзелеш материалы»н югалтырга мөмкин», – дип кисәтә белгеч.
Аның сүзләренчә, бер порциядә якынча 300 килокалория бар. Берничә туңдырма ашаган очракта да, организм файдалы матдәләр алмаячак, аксымга кытлык шул килеш калачак. Кыскасы, организмны туңдырма белән генә алдап булмый.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез