Газетага язылу

Табиб үлем белән янаган тромбны ничек ачыклап булуын аңлатты

Кардиолог Андрей Кондрахин “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә үлем белән янаган тромбны ничек ачыклап булуын аңлаткан.

Табиб Уфада “Салават Юлаев” командасының 19 яшьлек хоккейчысы Әмир Ханов вафат булуга бәйле фаҗигагә карата фикерен җиткергән. Яшь спортчы йөргән кызы белән балчыктан әйберләр әвәләү буенча мастер-класс вакытында җан биргән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе – тромб өзелү. Хоккей клубыннан хәбәр ителгәнчә, егет медицина тикшерүләрен даими узып торган, сәламәтлегеннән беркайчан зарланмаган.

Кондрахин әйтүенчә, профессиональ спортчыларга йөрәкне тикшертеп тору гына аз. Аларга, тромб куркынычын вакытында ачыклау өчен, аякларының веналарына УЗИ да ясатырга кирәк. Табиб сүзләренә караганда, хәтта профессионалларның организмы да артык зур нагрузкага түзә алмый. Аларның сәламәтлеге спорт табиблары күзәтүендә булып, белгечләр һәркайсына күнегүләрнең киеренкелеге дәрәҗәсен сайлап алырга тиеш.

“Спорт табиблары спортчы организмының бик киеренке күнегүләргә түзә алу-алмавын билгеләү мөмкинлегенә ия”, – дип йомгак ясаган сүзенә   кардиолог.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре