Россиянең атказанган табибы Михаил Каган ковидка каршы ясала торган вакцина белән бәйле кайбер уйдырмаларга ачыклык керткән.
"Вакцинаның ДНК үзгәртүе турындагы сүзләр - уйдырма. Вакцина ярдәмендә кергән материал күзәнәкнең ДНК саклана торган үзәгенә эләкми. Дөрес, безнең ДНКның 8 проценты генетик материалда бик күп еллар дәвамында тупланып килгән вирус кисәкчекләреннән тора. Ләкин организмга эләккән чит ДНК активлашмый. Шуңа күрә монда ген үзгәрү турында сүз дә була алмый",-ди табиб.
Каган сүзләренә караганда, вакцина - организмга эләккәч мутациялнүче вирус дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. "Вакцинада бернинди тере вирус та юк. Шуңа күрә ул мутацияләнә алмый",-ди белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез