Бу хакта “РИА Новости” төбәк хөкүмәте мәгълүматларына таянып яза.
Мария Огиенко дигән әби бу. Мария Пахомовна әле бер-ике ел элек кенә үзе газета-китаплар укыган, тик соңгы вакытта күзләре нык начарайган. Узган ел азагында күз табибларына мөрәҗәгать иткән. Белгечләр катаракта диагнозы куйган. Бик өлкән яшьтә булуына карамастан, күзнең хрусталигын алыштыру операциясе уңышлы узган.
“Медицина өлкәсендә гади очрак кына түгел, бәлки заманча хирургиянең яшь чикләрен белмәвен аңлата бу”, – дип басым ясап әйтелгән хөкүмәт хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез