Табиблар 4 яшьлек малайга икенче тормыш бүләк иткәннәр

12 июльдән бирле табиблар Тукай районы ял базасында ачык бассейнда су астына киткән баланың тормышы өчен көрәште, дип хәбәр иттеләр Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

Берничә минут су төбендә яткан баланы очраклы ял итүче коткарган иде. Республика хастаханәсенә бала авыр хәлдә санавиация белән китерелеп, реанимация бүлегенә госпитализацияләнгән иде.

Чаллыдан булган 4 яшьлек малайга бәхет елмайды. Республика балалар клиник хастаханәсеннән өенә кайткан көн аның өчен дә, әти-әнисе өчен дә икенче туган көне кебек булды.

Тикшерү ачыклаганча, Тукай районындагы ачык бассейн инструктор-коткаручыдан башка эшләгән. Хәзер куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү факты буенча җинаять эшен тикшерү бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре