Газетага язылу

Табиблар акыл теше борын куышлыгында үскән баланы газаптан коткарган

Екатеринбург табиблары акыл теше борыны эчендә үсә башлаган 14 яшьлек кыз балага операция ясаган.

Бала, битенең сул ягы сызлауга, борыны белән сулый алмауга, башы авыртуга түзә алмыйча, хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Компьютер томографиясе ярдәмендә тикшерү авыртуның сәбәбен бик тиз ачыклау мөмкинлеге биргән: кызның акыл теше казналыгында түгел, бәлки борын куышлыгында үсә башлаган. Шуның аркасында балага сулыш алу нык кыенлашкан, ялкынсыну башланган.

Белгечләр әйтүенчә, бик сирәк очрый торган хәл бу. Сәбәбе исә әлегәчә билгеле түгел.

Операциядән соң 2-3 көн узуга, үсмер үзен әйбәт хис итә башлаган. Бер атнадан инде өенә дә кайтарып җибәрелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре