Табиблар әтисе тәрәзәдән ыргыткан 3 яшьлек кызчыкның хәле турында сөйләде

Әтисе дүртенче кат тәрәзәсеннән ыргыткан 3 яшьлек бала реанимация бүлегеннән гадәти палатага күчерелгән. Сабый Мәскәүдә Россия балалар клиник хастаханәсенең (РДКБ) нейрохирургия бүлегендә дәвалана. Әнисе – тәүлек әйләнәсе баланың янәшәсендә. Бу хакта «Российская газета» хастаханә мәгълүматларына таянып яза.

«Реанимациядән гадәти палатага күчергәннән соң баланың хәле яхшыра: кул-аяклары хәрәкәтләнә, сөйләшә, әнисе белән аралаша, сыек ризыкларны йота башлады. Сабый мөстәкыйль сулый. Төрле белгеч-табиблар аның сәламәтлеген даими күзәтеп тора. Балага тулы күләмендә тиешле медицина ярдәме күрсәтелә», – дип хәбәр иткән газетага хастаханәнең нейрохирургия бүлеге мөдире Валентин Пальм.

Фаҗига Уфада 9 октябрьдә булган. Моңа кадәр психиатр күзәтүендә булган 34 яшьлек ир-ат баласын дүртенче каттан түбәнгә томырган. Кызчыкны чиктән тыш авыр хәлдә хастаханәгә китереп, операция ясаганнар. Соңрак баланы санавиация белән Мәскәүгә алып киткәннәр.

Баланың әтисе тоткарланган. Җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре