Табиблар балыкның яман шешкә каршы торуын ачыклаган

Атнасына 3 тапкыр балык ашасаң, эчәк яман шеше килеп чыгу ихтималы бермә-бер кими. Яман шешне өйрәнү буенча халыкара агентлык белгечләре шулай ди.

Алар 15 ел дәвамында уздырган тикшеренүдә 500 меңгә якын кеше катнашкан. Тикшеренү барышында балык ашауны гадәткә керткән кешеләрнең эчәк яман шеше белән 12 процентка азрак авыруы ачыкланган. Балыкның майлы, майсыз булуы әһәмиятле түгел, ди галимнәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре