Табиблар гриппка каршы вакцинация ясауның әһәмиятен ассызыклый. Кичә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов грипптан прививка ясатты. Ул Татарстан халкын, үзеннән үрнәк алып, хәтәр чирдән сакланырга чакырды.
7 сентябрьгә республикада 234 мең чамасы кеше вакцинация узган инде.
Сүз уңаеннан, Татарстанда 4–10 сентябрь көннәрендә ковид белән авырып, хастаханәгә ятучылар саны, аннан алдагы атна белән чагыштырганда, 1,42 тапкыр арткан. Узган атнада 60 кешене дәвалануга салганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез