Табиблар коелган яфракларның сәламәтлеккә  зыянлы булуы турында кисәтә

Табиб-терапевт Людмила Лапа Sputnik радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә коелган яфракларның организмга янау ихтималы турында кисәткән. Бу хакта Lenta.ru яза.

Белгеч аңлатып үткәнчә, коелган яфрак көзге яңгырлар вакытында чери башлый.  Шулай итеп, аларда гөмбәчекләр һәм гөмбәчек инфекцияләре барлыкка килә. Ә алар кешедә лайласыман тышчаны ялкынсындырып, теләсә кайсы вируска юл ача. Моннан тыш җирдә аунап яткан яфракларда аллергиягә китерердәй бактерияләр пәйда булырга мөмкин. Шуңа күрә урман-паркларда саф һава сулау да организмга зыян ясау белән төгәлләнергә мөмкин, дигән ул.

Табиб аллергикларның яртысы чамасының үзләренең бу чиргә бирешүчәнлеген белмичә яшәвенә игътибарын юнәлткән. Моннан тыш шикәр чире билгеләре дә аллергиягә охшарга мөмкин икән. “Шикәр тән тиресе, лайласыман тышча ялкынсынуга китерә, ә вирус һәм бактерияләр шуны гына көтеп тора. Шулай итеп, төрле чирләр башлана”, – дип аңлатып үткән Людмила Лапа.

Җәй көне исә белгечләр халыкны паркларда кызынуның төрле хәтәрләргә китерү ихтималы турында кисәткәннәр иде. Биредә сүз иң элек талпаннар һәм газоннарны эшкәртүдә кулланыла торган химик препаратлар турында бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сәламәтлек табиб яфрак сары яфрак

Көн хәбәре