Табиблар коронавирусның һинд штаммасы билгеләрен атадылар

Пульмонолог Алексей Никишенков һәм башка экспертлар коронавирусның «дельта» - һинд штаммасының  билгеләрен атадылар. Табиб сүзләренчә, инфекция еш кына ашказаны-эчәк трактының бозылуын китереп чыгара: нәкъ менә шушы симптомга россиялеләр зарлана башлаган, дип хәбәр итә ТАСС.

Никишенков сөйләгәнчә, гадәттә табиблар пациентның нинди штамм йоктырганын белмиләр, чөнки коронавирусның төренә тикшерүләр уздырмыйлар. Әмма табиб билгеләп үткәнчә, «дельта» -варианты таралу белән россиялеләр диареяга һәм эч авыртуына зарлана башлаган. "Бу симптом элек булганнарга өстәлде", - дип ассызыклады ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре