Даруларны, шул исәптән парацетамолны чамасыз куллану аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Белгечләр үз белдегең белән дәвалану куркынычы турында кисәттеләр: «Еш кына халык составын да белмичә, парацетамол, икенче төрле әйткәндә, ацитоменафен матдәсен чамасын белмичә кулланала. Бу ашказан-эчәк тракты әгъзаларына, бавырга авыр тәэсир итә».
Бавыры сәламәт булмаган, цирроз стадиясендәге кешегә, хәле кискенләшеп китү өчен, дүрт төймә парацетамол да җитә.
Табиблар, тән температурасы 37,8 тән арткан очракта гына, дару эчеп төшерергә киңәш итте. Аңа кадәр организм үзе өчен көрәшергә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез