Табиблар СВО зонасында бик каты яраланган офицерга яңа баш сөяге ясаган

Свердловск шәһәренең сугыш ветераннары госпитале табиблары махсус хәрби операция зонасында артиллерия утына эләгеп аздан гына һәлак булмыйча калган капитанның баш сөяген торгызу буенча бик катлаулы операция ясаган. Бу хакта “KazanFirst” өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Ведомство мәгълүматларына караганда, офицерның башы бик каты яраланган: мина шартлаудан маңгай, чигә, баш түбәсе, борын сөякләренең 90 проценты таркалган булган.
Госпиталь белгечләре яраланучының гомерен саклап калу һәм баш сөяген торгызу өчен алдынгы технологияләр кулланган. Титан пластинадан 3D- модель ярдәмендә аңа яңа баш сөяге ясап урнаштырганнар.

Хәзерге вакытта офицерның хәле яхшыра башлаган. Табиблар ир-атның тулысынча савыгуына өметләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре