• Фото: tatarstan.er.ru

Табиблар үзләре килә. Мобиль поликлиникалар Биектау районында эшли

Быел Татарстанда Мобиль поликлиникалар, 29 районга чыгып, анда 38 меңнән артык кешенең сәламәтлеген тикшергәннәр. «Сәламәтлек саклау»  илкүләм проекты һәм «Бердәм Россия»нең «Сәламәт киләчәк» партия проекты кысасында табиблар Биектау районының Тимофеевка авылында яшәүчеләрне кабул итте.

       Мөмкинлекләре чикле булу яисә башка сәбәпләр аркасында район үзәк хастаханәләренә бара алмаучылар өчен мобиль, ягъни тәгәрмәчле поликлиникалар – диспанcеризация узу һәм авыруны вакытында ачыклауның иң кулай ысулы. «Бердәм Россия»нең «Сәламәт киләчәк» партия проектының Татарстандагы координаторы, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев шул фикердә.

– Мобиль поликлиникалар 2019 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырылды. Биш мобиль комплекс республиканың барлык районнарына йөри. Республика клиник хастаханәсе, Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе, Төбәкара клиник диагностика үзәге белгечләре халык янына үзләре килә. Мондый сәфәрләрнең максаты – авыл кешесенә консультатив ярдәм күрсәтүне уңайлы, ә иң мөһиме: вакытында һәм сыйфатлы итү. Транспорт белән йөрү мөмкинлеге чикле авыллар бар. «КамАЗ» базасындагы мобиль комплексларыбыз теләсә кайсы авылга барып җитә ала, халыкка медицина ярдәме күрсәтелә ала, – дип билгеләп үтте ул.

Биш ел эчендә республиканың 200 меңнән артык кешесе ярдәм алган. Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев сүзләренә караганда, статистика буенча, халыкның 7 процентында, ягъни һәр 15 нче кешедә йөрәк-кан тамырлары системасы чирләренең яшерен формасы бар. Шулай ук эндокрин система авыруларның артуы да күзәтелә икән. Мобиль поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләрнең якынча 4 проценты үзләренең шикәр чире белән авыруы турында белми дә.

Бу айда мобиль поликлиникалар Биектау районы авылларында эшли.  Әлеге проект бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен файдалы. Әйтик, Тимофеевка авылында гына да, тар белгечлек табибларына күренергә дип, олы яшьтәге апа-абыйлар шактый җыелган иде.

– Поликлиника Биектауга 2019 елдан килә башлады. Үземнең икенче тапкыр баруым. Табиблар – үз эшләренең остасы. Биредә процедуралар күп. Яңалыклардан шул: кан тамырларына, йөрәккә УЗИ ясый башлаганнар, анализлар да өстәлгән. Биектау хастаханәсендә дә бик яхшы табиблар бар, ләкин тар белгечләргә һәрвакытта да язылып булмый, – дип сөйләде Чернышевка авылыннан тикшерелергә килгән Светлана Игнатьева.

Табибларга килгәндә, мобиль поликлиникада кардиолог, эндокринолог, офтальмолог, кан тамырлары хирургына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Биредә үк төрле анализлар да тапшыру каралган. Тәгәрмәчле поликлиниканың киләсе тукталышы Питрәч районында булыр дип планлаштырылган.

 ИЛСӨЯР ГАЛИЕВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре